Урманасты
Үтәмеш мәктәп музее 1982 нче елның 11 нче мартында 9 нчы номерлы боерык
нигезендә оештырылган . Музейның профиле – тарихи. Оештыручылары
Исхаков Әкрәм Закир улы һәм Абушаева Шамилә Якуп кызы, ул елларда Әкрәм
абый мәктәп директоры, ә Шамилә апа завуч булып эшләделәр, хәзерге
вакытта алар икесе дә лаеклы ялда.
Яңа
мәктәп бинасы төзелгәч, музей да шул бинага күчте. 1999 елда Имәметдинов Фәнис тарафыннан
музей яңартылды, матурландырылды. Шул елларда
музейда “Туган якны өйрәнү” түгәрәге
эшли башлады.Аны , тәҗрибәле, күп еллар
үзенең гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган, мәктәптә химия, биология
фәннәрен укыткан , Хаметов Гамир Гариф улы
җитәкләде.Шул дәвердә дистәгә якын төрле темага
багышланган альбомнар ясалды, төрле яңа музей экспонатлары булдырылды.