Урманасты Үтәмеш төп гомуми белем бирү мәктәбе авылның нәкъ уртасында урнашкан.Хәзерге вакытта  мәктәптә 22 балага  8укытучы белем бирә .Укытучылар ,укучыларһәм тех.эшчеләр көче белән  бик матур мәктәпяны бакчасы булдырылды Алар тырышлыгыбелән бакчада алмагач,карлыган,кура җиләге,кара җимеш агачлары үстерелә.Җәй уртасыннан башлап салкын көз көннәренә кадәр, күңелләрне шатландырып, төрледән-төрле чәчәкләр бакчага ямь бирә.

 

                               

 

Татарстан Республикасы   Чирмешән районы

Урманасты Үтәмеш төп гомуми белем бирү мәктәбе

 
Безнең мәктәп
Коллектив
Мәктәп музее
Методик эшкәртмәләр
Безнең шәхесләр

Төп биткә

                                               

             

Әле безнең мәктәпнең тагын
бер күркәм традициясе бар.
Һәр яңа ел алдыннан безнең
мәктәп укучылары мәктәп алдына кардан матур итеп сыннар ясыйлар. Ел да  бу сыннар район мәктәпләре арасында үткәргән  конкурста призлы урыннар яулый , быел III урынны алды.
Чаралар

Бакча уңышы

 
Ел әйләнәсенә безнең мәктәптә төрле кызыклы ,тирән эчтәлекле дәрестән тыш чаралар үткәрелә.Аларны оештыруда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хөсәенова Г.К. һәм сыйныф җитәкчеләре күп көч куя.Бу чараларда укучылар да,укытучылар да бик теләп катнашалар.Шулай ук бу кичәләргә укучыларның әти-әниләре дә чакырыла..

Мәктәп яны бакчасында 15 төп алмагач үсә . 2007 нче елда алма уңышы мул булганлыктан , бакчадан  250 кг нан  артыграк алма җыеп алдык.Мәктәп ашханәсе өчен   алмадан кайнатма, компотясалды ,  киптерелде.Калган алманы  арзан бәядән авыл һәм район халкына саттык.

 

 

 

 

 

 

 

                 

 

 

 

 


Hosted by uCoz