Татарстан Республикасы   Чирмешән районы

Урманасты Үтәмеш төп гомуми белем бирү мәктәбе

 
Безнең мәктәп
Коллектив
Мәктәп музее
Методик эшкәртмәләр
Безнең шәхесләр

Төп биткә

                                    

        Урманасты Үтәмеш төп гомумбелем бирү мәктәбе

 

Сценарий

 

                                                   тема:

                          САУЛЫК – ЗУР  

                              БАЙЛЫК!!!

                                  (башлангыч сыйныфлар өчен)

                    Әзерләде  Галиуллина Г.Н. 2007 ел

 

Тема: Саулыгым-байлыгым.

 

Максат: Балаларга сәламәтлекне саклауның кирәклеген төшендерү; сәламәтлекне саклауда су, һава, кояшның әһәмиятен; саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеген аңлату. Балаларда үз сәламәтлекләренә карата җаваплы караш тәрбияләү.

      Җиһазлар: рәсемнәр, “ромашка уены”, конверт (җиләк-җимеш, яшелчәләр белән), һәр балага тест һәм комплекслы күнегүләр.

  

Дәрес барышы:

-Исәнмесез, минем яңа дусларым.

-Исәнмесез.

-Сәламәтлегегез ничек?

-Рәхмәт, сау-сәламәтбез.

-Балалар, мин сездән нәрсә турында сорадым?

-Саулык, сәламәтлек турында.

-Дөрес, балалар. Менә бүген дә нинди матур яңа көн туды. Яңа көн тууга, бу җирдә яшәүгә теләгебез, омтылышыбыз артты. Кеше дөньяга яшәр өчен туа. Яшәү өчен сәламәтлек кирәк. Бүген без дә шул темага сөйләшербез.

-Әйтегез әле, балалар, кеше нинди булганда гына рәхәт итеп яши ала?

-Сәламәт, таза, сау булганда гына.

-Сәламәт, таза, сау сүзләре нәрсәне аңлата соң?

-Чирле түгел, авырмый, исән.

-Очрашканда, саубуллашканда ничек дип әйтәбез?

-Сау булыгыз, исән торыгыз, чирләмәгез...

-Сәламәт булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

-Чыныгырга, су коенырга, кояшта кызынырга, саф һавада йөрергә.

Сез беләсез һәр кешедә ниндидер начар гадәтләр була. Шул гадәтләр аның сәламәтлегенә зыян китерә. Ә хәзер мин сезгә рәсемнәр таратам, сез начар гадәт дип санаганны карандаш белән сызарсыз(Укучылар биремне үтиләр). Дөрес җаваплар билгелибез.

-Кешегә яшәр өчен нәрсәләр кирәк?

-Су, һава, кояш кирәк.

-Хәзер уйлап карыйк әле, әгәр кеше көне буе су керсә, кояш астында кызынса ул нык, таза булырмы?

-Юк.

-Ни өчен?

-Чөнки һәр нәрсәнең дә тиешле күләме булуы зарури, артык су керү дә, кояшта кызыну да кеше сәламәтлегенә зыян китерергә, авыруга сәбәп булырга мөмкин.

-Балалар, сез барыгыз да урман җәнлекләрен дәвалаучы “Доктор Айболитны” беләсез. Менә бүген ул безгә бу конвертта табышмаклар җибәргән. Әгәр сез табышмакларга дөрес җавап бирсәгез, сәламәтлек өчен иң мөһим шартның нәрсә икәнен белерсез. Табышмакның җавабын беренче хәрефен куеп барсак табарбыз.

-Үзе туктаусыз сөйли, кеше сөйләгәнне тыңламый (Радио).

-Юл өстендә майлы каеш ята (Елан).

-Озын муен ала-кола,

Йөридер салмак кына.

Ашыйдыр яфрак кына,

Тәмләп кенә, җайлап кына (Жираф).

-Яп-яңа савыт, тишелеп беткән (Иләк).

-Бикле келәт эчендә кара ком (Мәк).

-Балалар, нинди сүз килеп чыкты?

-Режим.

-Нәрсә соң ул режим?(балалар саныйлар)

-Димәк, гомерне озынайтуның төп сәбәпләре дә - режим белән яшәү, режим белән туклану, эшне ял белән чиратлаштыру.

-Ә гомерне кыскартучылар нәрсәләр?

-Спиртлы эчемлекләр, наркотиклар куллану, тәмәке тарту, артык күп ашау, ял итү режимын бозу.

-Әйдәгез әле тагын бер уен уйнап алабыз. Барыгыз да ярымтүгәрәккә басыгыз.

Уен “Ашарга-ашамаска” дип атала.

Мин туп белән һәркайсыгызга ыргытканда ашарга яраклы яки ярамаган предмет исемен әйтәм, ә сез ашарга яраклы булса – тотасыз, ашарга ярамаганын тотмыйсыз. Ялгышкан укучылар уеннан чыга бара.

-Уен “Яхшылык һәм начарлыкны билгелә”.

Балалар чыгып 1 әр карточка алалар, укыйлар һәм кайсы яхшылык ,кайсы начарлык булуын аңлата баралар. Чагыштырабыз һәм нәтиҗә ясыйбыз.

-Авырмыйча яшәү өчен кешегә кечкенәдән үк туктаусыз чыныгырга, хәрәкәтләнергә кирәк. Сәламәтлекнең төп нигезе - чыныгу.

Чыныгу буенча сезгә киңәшем шул балалар:

-Һәр иртәне елмаеп, күтәренке күңел белән башлагыз;

-Мин сәламәт, мин барысын да булдырам, - дип кабатлагыз;

-Үзегезне ихтирам итегез, яратыгыз.

Шул киңәшләрне тотсагыз, сез сәламәтлегегезне югалтмассыз.

Чыныгыгыз, спорт белән шөгыльләнегез.

-Сәламәтлек турында нинди мәкальләр беләсез?

-Сәламәт тәндә, сәламәт акыл.

-Саулык – зур байлык.

-Байлык бер айлык, саулык гомерлек.

-Байлыкның башы – тазалык.

-Гыйлемнән яхшы дус юк, чирдән яман дошман юк.

-Таза булсаң таш та ярып була.

-Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет – саулык.

 

-Ә хәзер, спорт төрләре турында уен уйнап алабыз. “Ромашка” уены.                                           

      Ромашканың таҗларын укучылар чыгып берәрләп алалар, укыйлар һәм пантомимо ярдәмендә күрсәтәләр, ә утырган укучылар пантомимодан нинди спорт төре икәнен белергә, әйтергә тиешләр.

 -Балалар, начар гадәтләр булдырмаска тырышыгыз. Сәламәт булыгыз. Сезгә шундый матур, файдалы дәрестә активлык күрсәткәнегез өчен рәхмәт.

-Һәрчак спорт белән шөгыльләнеп яшәү өчен мин сезгә иртәнге комплекслы күнегүләр үрнәге һәм тестлар бирәм. Ә сез үзегез аларны тутырыгыз һәм шөгыльләнегез.

(Авылыбыздан чыккан күренекле шәхесләрнең сәламәтлек турында язмалары, эшләре турында сөйләү)

           

             

 

 

 

 

 

 

 

                 

 

 

 

 


Hosted by uCoz