Татарстан Республикасы   Чирмешән районы

Урманасты Үтәмеш төп гомуми белем бирү мәктәбе

 
Безнең мәктәп
Коллектив
Мәктәп музее
Методик эшкәртмәләр
Безнең шәхесләр

Төп биткә

                                               

Авылыбызның күренекле шәхесе

 


 

      Бүген интернет битендә  безнең авыл малае, бөтен Россиягә, башка илләргә билгеле булган якташыбыз, рәссам , Татарстан Республикасының атказанган  сәнгать  эшлеклесе, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, төрле натюрмортлар, портретлар авторы, Татарстанның иң яхшы агачтан уеп декоратив нәкыш ясаучысы – Әхсән  Сарыйм  улы  Фәтхетдинов турында сөйлибез.


 

  ӘХСӘН САРЫЙМ УЛЫ  ФӘТХЕТДИНОВ

 

Рәссам,   скульптор манументалист, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Әхсән Сарыйм улы Фәтхетдинов, 1939 елда безнең Урманасты Үтәмеш авылында туа.  Әхсән абыйның балачагы шул авылда үтә. Бала чактан ук Әхсән абый рәсем ясарга ярата. Ул үз рәсемнәрендә табигать күренешләрен сурәтли һәм яшьтән үк аңарда авыл табигатенә мәхәббәт уяна.

Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул хәзерге Самара өлкәсенең Камышлы авылы педучилищесында белем ала. Аннан соң Әхсән абый берникадәр вакыт укытучы булып эшли.

 Ул Түбән Тагил педагогия институтының  сәнгать -графика факультетында белем алып, 1969 елда Татарстанга кайта  һәм  30 елдан артык шунда, Түбән Кама шәһәрендә яши һәм иҗат итә. Әхсән Фәтхетдинов иҗатының башлангыч этабы агачтан уеп декоратив- нәкыш ясауга һәм Түбән Каманың архитектура ансамбльләре интерьерларында манументаль  рәсемнәр иҗат итүгә багышлана. Аның беренче рәсемнәре - иллюстрация һәм авыл күренешләре, төрле натюрмортлар һәм портретлар. Ә. Фәтхетдинов  сайлаган темага әсәрләрне берьюлы төркемләп иҗат итүне өстен күрә .

Шундый әсәрләрнең беренче циклы - Г. Тукаебызның “ Шүрәле” персонажы ,  икенче циклы- Тукайның үзенә багышланган .

Аның иҗаты соңгы 10 ел эчендә чын-чынлап чәчәк ату чорын кичерде . Шулардан Равил Фәйзуллин шигырьләренә нигезләнеп иҗат ителгән “Кабер ташлары” , 10 агач скульптурадан торган бу иҗаты тамашачыны нык уйланырга мәҗбүр итә.

Әхсән абый ел саен язгы сабан туйларында Урманасты Үтәмеш авылына кайта, авылдашлар белән очраша, аралаша, мәчеткә, мәктәпкә, клубка үзенең эшләрен бүләк итә.  1999 елның июнь аенда Әхсән Сарыйм улы Фәтхетдиновка 60 яшь тулды, шул уңайдан Әхсән абый үзенең туган авылында  юбилеен билгеләп үтте.Бу кичә авыл халкы өчен һич  онытылмас бер күренеш булып калды. Кичәгә юбилярны олылап, иҗатын югары бәяләп, якташ булуы белән чын йөрәктән горурланып ,Чирмешән районы администрация башлыгы М.З.Шакиров һәм районның күп кенә башка вәкилләре, Татарстанның  атаклы язучылары, рәссамнары, иҗат вәкилләре  килделәр.Аны юбилее белән кайнар котлап  үзләренең якты, изге теләкләрен теләделәр һәм бүләкләделәр , авыл халкы алдында ялкынлы чыгышлар  ясадылар. Якташыбызның кичәсен Түбән Кама җыр һәм бию ансамбле артистлары үзләренең музыкаль чыгышлары белән тулыландырдылар.

Без үзебезнең кечкенә генә Урманасты Үтәмеш авылыннан шундый талантлы, бөтен дөньяга танылган рәссам чыгуы белән нык горурланабыз һәм аңа киләчәк тормышында исәнлек, иҗади уңышлар телибез.

Әзерләде Имамутдинов Ф.Т.

             

"Ияләр"композициясеннән күренеш

Әхсән абыйның Казандагы чыгышы

 

 

 

 

 

 

 

                 

 

 

 

 


Hosted by uCoz